"Цифрлы кафедралар марафоны" башланды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Яңа уку елы алдыннан 13-31 март көннәрендә «Цифрлы кафедралар марафоны» узачак, анда университетлар студентлары һәм хезмәткәрләре, индустриаль һәм ИТ-компанияләр хезмәткәрләре югары уку йортларында «цифрлы кафедралар» ничек оештырылганын, нинди максатларда булдырылганын, аларда нәрсә өйрәткәннәрен, белем бирү программалары ничек эшләнгәнен һәм абитуриентлар өчен реклама кампаниясе ничек узганын белә алачак.

Чаралар Мәскәү, Санкт-Петербург, Томск, Екатеринбург, Дондагы Ростов, Түбән Новгород һәм Иннополис мәйданчыкларында узачак. Аларның һәрберсе онлайн режимда трансляцияләнәчәк.

Марафон программасы белән танышу һәм катнашу өчен сылтама - http://events.innopolis.university/marathon_dd.

Цифрлы кафедралар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International