Татарстаннан шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру проектлары «Акыллы шәһәр» милли премиясенә гариза бирә ала

2023 елның 17 марты, җомга

2023 елның 13-14 апрелендә Красноярск шәһәрендә шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруга керткән өлеш өчен ел саен үткәрелә торган «Акыллы шәһәр» милли премиясе узачак.

Премиянең төп максаты - төп тенденцияләрне ачыклау, Россия Федерациясе территориясендә шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру өлкәсендә иң прогрессив һәм сыйфатлы практикаларны билгеләү һәм «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыруда катнашучы иң яхшы төбәкләрне, муниципаль берәмлекләрне һәм физик затларны бүләкләү. Анда катнашучы проектларның төп максаты – гражданнарның тормышы өчен уңайлы шартлар һәм уңайлы сервислар булдыру.

«Акыллы шәһәр» премиясендә катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган яки гамәлгә ашырылган шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруның теләсә нинди проектлары гариза бирә ала. Төп шартлар: проектны 2019 елдан 2022 елга кадәр гамәлгә ашыра башлау һәм премия номинациясенә туры килү.

Катнашу өчен гаризаны 25 мартка кадәр бирергә мөмкин. Премия турында тулы мәгълүмат чараның рәсми сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International