17 мартта Казанда «Сколково» Startup Tour узачак

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

17 мартта Казанда «Сколково» фондының Startup Tour 2023 этабы кабат узачак. Татарстан башкаласында конкурс инде алтынчы тапкыр, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта беренче тапкыр үткәрелә.

Чара һәр теләгән кеше өчен алдан теркәлү буенча ачык. Стартаплар конкурсыннан һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча киң эшлекле программадан тыш, кунакларны креатив индустрияләр фестивале, геймдевның киләчәгенә, эштә NFT һәм ясалма интеллектны куллануга, иҗатка авторлык хокукларына, мода индустриясендә цифрлы технологияләргә багышланган мастер-класслар һәм дискуссияләр көтә, креативлыкны үстерү буенча практикум-уен була.

Чара стартаплар күргәзмәсе белән 10:00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш 11:00 сәгатьтә була. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы цифрлы үсешкә ярдәм ассоциациясе директоры Рифкать Миңнеханов, «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айдельдинов, «Сколково» фондының төбәк һәм халыкара үсеш буенча вице-президенты, идарәче директоры Юрий Сапрыкин чыгыш ясаячак.

Төп секцияләр һәм треклар төрле форматта эшләячәк, программа белән җентекләбрәк сылтама буенча танышырга мөмкин.

Шулай ук Startup Tour кысаларында 10:00 сәгатьтә TONYA тикшеренү төркеме җитәкчесе, сәнгать белгече Илья Миринның ясалма интеллект ярдәмендә ясалган картиналары күргәзмәсе ачылачак.

18: 30 сәгатьтә «Алтын тәлинкә» төбәкара кинопремиясе каталогындагы кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк, дипфейк кебек технологияләрнең киноның киләчәгенә йогынтысы турында фикер алышу булачак. Чараны оештыручы - "Кинопроектларга ярдәм итү һәм "Время кино" фестивальләрен оештыру дирекциясе" АКО.

"Беренче тапкыр яңа мәйданчыкта, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта,"Сколково" Startup Tour кабул итәргә шатмын. Быел без аеруча күренекле арт-программа әзерләдек, һәм стартап-берләшмә ягыннан гына түгел, шәһәр халкы ягыннан да актив кызыксынуга өметләнәбез», - диде «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк директоры Руслан Власов («Сколково» фондының региональ операторы).

Быел Казанда стартаплар конкурсына 103 гариза бирелгән, шуларның 20се ярымфиналга чыккан. Бер ел элек ярышларда катнашырга теләүче технологик эшмәкәрләр саны йөзгә җитмәгән иде.

Конкурста өч төп трек: "мәгълүмати технологияләр"; "Индустриаль һәм энергетика технологияләре", "Медицинада һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр" һәм креатив икътисадка багышланган бер яңа трек - "CreativeTECH. Иҗади индустрияләр - технологик үсеш өчен этәргеч".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International