Беренче тапкыр Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Сколково» инновацион үзәгенең 2023 елгы стартап-турның мәдәни программасы кысаларында кино күрсәтәчәкләр. Чараны оештыручы - "Кинопроектларга ярдәм итү һәм "Время кино" фестивальләрен оештыру дирекциясе" АКО.
Кино күрсәтү программасы Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган кинематография өлкәсендәге төбәкара премия каталогындагы кыска метражлы фильмнар карауны, шулай ук тезислар буенча фикер алышуны үз эченә ала.
Күрсәтеләчәк фильмнар:
«Футурум»
«Screenlife: альтернативная история любви Владимира Маяковского и Лили Брик»
«Зачем я это делаю»
«Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» («Гульназек - победитель дивов»)
Фильмнар турында фикер алышуны кино белгече, кино тәнкыйтьчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әдилә Хәйбуллина модерацияли. Кунаклар белән бергә ул киноның киләчәге, монтаж киносының, сүзсез һәм телсез киноның аермасы, шулай ук кинематографта цензура һәм кино теленең үзенчәлекләре турында фикер алышачак.
Теләге булган һәркем чакырыла. Керү бушлай, теркәлү буенча.
Урыны һәм вакыты: 17 март 18.30 сәгатьтә. Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркта.