2023 елгы «Профессионаллар» чемпионатының 26 компетенция буенча төбәк этабы старты

2023 елның 14 марты, сишәмбе

20 марттан Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында 26 компетенция буенча 2023 елгы Татарстан Республикасы «Профессионалы» чемпионатының төбәк этабы старт ала. Бу һөнәри осталык буенча яңа Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте кысаларында узачак беренче региональ этап.

Чемпионатның региональ этабын Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы оештыра. Яңа хәрәкәтнең төп үзгәреше - индустриаль партнерлар белән хезмәттәшлекне киңәйтү.

Быел чемпионатта бөтен республикадан 1,8 меңнән артык конкурсант катнашачак, алар 26 компетенция буенча ярышачак.

Төбәк этапта Халыкара компетенцияләр үзәге базасында барлыгы 165 конкурсант, 150 эксперт, 26 баш эксперт, 26 техник администратор һәм 50 волонтер катнашырга планлаштыра. Чемпионат өчен төп категориядә 15 һәм юниорлар арасында 11 компетенция буенча мәйданчыклар оештырылачак.             

Региональ этап нәтиҗәләре буенча сайлап алу ярышларында һәм чемпионат финалында катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составына эләгүче иң яхшы катнашучылар сайлап алыначак. Һөнәри осталык буенча чемпионат финалы 27-30 ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International