Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ясалма интеллект ясаган картиналар күргәзмәсе ачылачак.

2023 елның 14 марты, сишәмбе

17 мартта Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта TONYA AI ясалма интеллект ярдәмендә ясалган картиналарның Татарстанда беренче күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә 17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, анда ЯИ ясаган эшләр һәм видеоклиплар күрсәтеләчәк. 

Ясалма интеллект һәм Prompt инженеринг соңгы берничә ай эчендә дөнья IT-индустриясендә иң атаклы темаларның берсенә әверелде. Prompt инжиниринг - ул ЯИ ярдәмендә сурәтләр, видео, тавышлар, текстлар булдыру. Әгәр элек сайтлар, киносценарийлар, романнар, музыкаль клиплар һәм башка медиапродуктлар кеше иҗатының өстенлеге дип саналган булса, ChatGPT һәм башка технологияләр барлыкка килү белән вәзгыять үзгәрде.

Иҗат белән чыннан да кеше генә шөгыльләнергә тиешме? Яки "машиналар" ның иҗат территориясенә үтеп керүе кешене кысрыклап чыгарырга сәләтлеме? Ясалма интеллект сәнгать төшенчәсен җимерәме, әллә киресенчә, иҗатның асылын аңларга ярдәм итәме? Бу һәм башка сорауларга җавапны күргәзмә бирергә тиеш.

TONYA AI тикшеренү төркеме 2019 елдан башлап ЯИ ярдәмендә сәнгать әсәрләрен ясау белән шөгыльләнә. Махсус ИТ-парк өчен TONYA график эшләр, клиплар һәм моның ничек барлыкка килүе турында материаллар әзерләгән. Күргәзмәнең барлык материаллары уникаль һәм моңа кадәр беркайчан да күрсәтелмәгән.

Күргәзмә ачылышы Сколково фондының 2023 елгы Стартап-турын эшләтеп җибәрүгә туры килә. Быелгы турның төп темасы - иҗади технологияләр. 17 мартта күргәзмә ачылу көнендә барлык кунакларны бай эшлекле һәм мәдәни программа көтә. Көн тәртибе белән тур сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International