Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бердәм салым счеты институтын(ЕНС) кертү кысаларында салым түләүчеләрне «Резервланган сумма нәрсә ул, аны ничек кулланырга» дигән темага вебинарга чакыра.
Вебинар 2023 елның 14 мартында 10.00 сәгатьтә узачак. Вебинар программасы:
1. Резервланган сумма нәрсә ул.
2. Резервланган сумманы ЕНСка ничек күчерергә һәм аны мөстәкыйль рәвештә резервлап буламы.
3. Сорауларга җаваплар.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчү кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/1a018138-5610-4e59-a067-379aec80d9ed), ачылган биттә «катнашачакмын» дип басыгыз һәм чарага теркәлегез. Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, «вебинарга күчү» төймәсенә басыгыз.