Мәктәп укучыларына бизнеста программа эшләнмәләренең файдасы турында сөйләячәкләр

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Цифрлы дәрес» Бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 10 мартта "Адымнар-Казан" мәктәбенең 9-10 сыйныф укучылары өчен «Бизнеста һәм программалы эшләнмәдә анализ» темасына дәрес узачак.

Дәрес кысаларында укучылар метриканың нәрсә икәнен, гомуми мәгълүмат анализы схемасының нинди адымнардан торганын, бизнес өлкәсендә дә, цифрлы продуктлар эшләү өлкәсендә дә аналитиканың нинди күнекмәләре кирәклеген беләчәкләр.

Спикерлар - Татарстан Республикасы дәүләт цифрлы нигедзә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин, «ИТ-парк» ДАУның тышкы элемтәләр һәм резидентлар белән эшләү буенча директор урынбасары Ләлә Бикчентаева, «1С» фирмасының проектлар менеджеры, «КФУның цифрлы кафедралары» проекты җитәкчесе Алена Шаронова, «Мәгълүмати Бизнес Карарлар» компаниясендә үсеш буенча директор Юлия Лунина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International