Министрлык һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр вәкилләренә керемнәр турында декларацияләр тутыру турында сөйләделәр

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

6 мартта ИТ-паркның матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрелде.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору буенча законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Вәлитов Роберт Рөстәм улы форманы тутыру һәм таләпләр турында сөйләде. Очрашу барышында цифрлы ведомство хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шулай ук дәүләт хакимияте органнарында коррупция күренешләренең барлыкка килүенә юл куймауның мөмкин булган юлларын тикшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International