ТР цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин "Атом" электромобилен җитештерүче стартап белән очрашты

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Чаллыдагы ИТ-паркта "Кама" компаниясе белән эшлекле очрашу үткәрделәр . Компания вәкилләре кунакларга агымдагы эш һәм планнар турында сөйләделәр.

Россиянең «Кама» компаниясенең беренче автомобиле «Атом» исемен алачак һәм электр көч кую җайланмасы белән җиһазландырылачак. «Атом» ның функциональ прототиплары 2023 елның өченче кварталында тәкъдим ителер дип көтелә, әмма сату бераз соңрак - якынча 2025 елда башланачак. «Атом» командасында Россия, Кытай, Европа һәм АКШта иң эре проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе булган 400дән артык инженер, конструктор һәм IT-белгечләр эшли. Компаниянең төп офисы Чаллыда урнашкан. Офислар шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Тольяттида һәм Нанкинда (Кытай) бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International