6 һәм 9 мартта телерадиотапшырулар объектларында профилактик эшләр узачак

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы РТРС" филиалы телерадиотапшыруларның аз көчле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы рәвештә профилактикалау турында хәбәр итә.

Профилактика эшләре бер эш көне дәвамында 09.00-15.00 сәгатьләрдә узачак:

6 март - Апас РТСында (Апас районы);

9 март – Азнакай РТСында (Азнакай районы) һәм Олы Тормы (Тәтеш районы).

Әлеге объектларда эшләр башкару вакытына РТРС цифрлы эфир телевидениесе, «ТНВ» ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләр программаларын трансляцияләү туктатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International