Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәтенә 60 тан артык мәгълүмат системасы тоташтырылган

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасының Телекоммуникацияләренең дәүләт интеграцияләнгән системасын эксплуатацияләү һәм өзлексез эшләүвен тәэмин итү гамәлгә ашырыла.

Системаны эксплуатацияләү ярдәмендә Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәтенең ябык сакланган контурын булдыруга ирешелде, анда хәзерге вакытта 60 тан артык ТР мәгълүмат системасы эшли һәм республиканың 9040 бюджет учреждениесе тоташтырылган. 80 меңнән артык хезмәткәр электрон документ әйләнеше һәм бердәм электрон почта аша тиз арада хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булды.

Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр кысаларында Татарстан Республикасы мәгълүматларын эшкәртү буенча Хөкүмәт үзәге эшчәнлегенә тәүлек буе техник ярдәм күрсәтелә, анда 1000 Тб тан артык дәүләт мәгълүмат системалары мәгълүматлары саклана һәм эшкәртелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә республика идарәсе органнары ихтыяҗлары өчен бердәм телекоммуникацион инфраструктура булдыру турындагы карар 2004 елда кабул ителде. 

Татарстан Республикасы Телекоммуникацияләренең дәүләт интеграцияләнгән системасыннан файдалану буенча сораулар булса, тәүлек буе 264-73-33 номеры буенча техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International