Чистай мәктәпләре укучылары Хакатонда катнаштылар

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

9 февральдә Чистайда «TATAR HACK» цифрлы карарлар эшләү буенча 26нчы республика конкурсы узды.

13 команда түбәндәге юнәлешләрдә проектлар уйлап таптылар:

- Мәгариф;

- Туризм/мәдәният;

- Спорт.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:

- Chistopol4U проекты / 1 нче гимназия;

- Үзәк идарә пункты - укучыларга кәрү өчен цифрлы рөхсәт/ 4нче мәктәп;

- Мәктәп ашханәсе / Лицей №2

Исегезгә төшерәбез, «TATAR HACK» - Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган район үзәкләрендә цифрлы карарлар эшләү буенча конкурс. Конкурс кысаларында 6-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәр һәм район проблемаларын хәл итүне эзлиләр. Сораулар һәм проблемалар катнашучыларның яшенә яраклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International