VK һәм «Цифрлы икътисад» АКБО Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме белән цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проектының яңа сезонын башлап җибәрделәр. Интерактив форматтагы проект укучыларга интернетта үзләрен ничек куркынычсыз тотарга кирәклеге турында сөйли. Проект белән сайтта танышырга була.
«Цифлы ликбез» белем бирү видеороликлары ярдәмендә укучыларны цифрлы грамоталылыкка һәм кагыйдәләргә өйрәтә.
Проект 12+ яшь категориясе өчен каралган, ата-аналар яки педагоглар белән карау өчен тәкъдим ителгән һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Видеороликлар педагогларга да файдалы булачак, «Цифрлы ликбез» материалларын уку процессына яки ата-аналар җыелышларына да интеграцияләргә була.
"Төрле яшьтәге россиялеләр интернетта үзләрен куркынычсыз хис итсен өчен, министрлыклар даими эшли. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен без буллинг корбанына ярдәм итәр өчен, мошенникларга җавап бирергә һәм ышанычлы серсүз ясарга өйрәтер өчен берничә проект эшләтеп җибәрдек инде. Хәзер һәр ата-анага, педагогка һәм дәүләткә балаларны интернетта куркынычсыз тәртипкә өйрәтү мөһим: алар тискәре хәбәрләргә ничек җавап бирергә һәм бала рәнҗетелгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белсеннәр өчен. "Цифрлы икътисад" илкүләм программалары кысаларында эшләтеп җибәрелгән «Цифрлы ликбез» — гражданнарыбызның кибер грамоталылыгын арттыру буенча уртак эшнең яхшы үрнәге", - диде Россия Цифрлы үсеш министрлыгының программалар һәм проектларны координацияләү департаменты директоры Татьяна Трубникова.