Telegram аккаунтларны урлау очраклары ешайды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Шәхси хәбәрләргә сылтама буенча күчү үтенече килә. Кулланучының битенә кергәндә, рөхсәт өчен телефон номерын сорыйлар. Авторизацяләү кодын керткендә, мошенниклар Telegram аккаунтны тартып ала, һәм кулланучы исеменнән башка кулланучылар белән языша ала, шулай ук аларга ялган сылтамалар җибәрә ала.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсн цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы шикле сылтамалар буенча билгесез җибәрүчеләрдән күчәргә кирәк түгеллеген, шикле сайтларның домен исемнәрен тикшерү кирәклеген истә тотарга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International