16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Россия мәктәпләрендә һава торышын фаразлаучы технологияләр буенча «Цифрлы дәресләр» үткәрелә. «Цифрлы дәрес» «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проектны оештыручылар - Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россиянең әйдәп баручы технология компанияләре белән партнерлыкта «Цифрлы икътисад» АКБО. «Яндекс» компаниясе «Цифрлы дәрес» эчтәлеген эшләүче һәм стратегик партнеры булып тора.
24 гыйнварда «Адымнар-Казан» ГАОУ мәктәбенең 9-10 сыйныф укучылары өчен проектны гамәлгә ашыру кысаларында тематик дәрес узды. Дәрестә ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев, Яндекс төбәк проектлары җитәкчесе Дмитрий Кононов катнашты.
Укучыларга атмосфера күренешләрен үлчәү, анализлау һәм фаразлау процесслары, метеорадарлар һәм метеозондлар нәрсә өчен кирәклеге, исәпләүләрдәге хаталар белән нәрсә эшләргә, мәгълүматларны тикшерүнең ничек баруы һәм ясалма интеллектның ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр.