Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең уртак утырышын трансляцияләү

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 2022 елда Цифрлаштыру елы эше йомгаклары һәм 2023 елга планнар буенча  уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уза.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесе Константин Калинин һәм башка кунаклар катнаша. Коллегия утырышы трансляциясен сылтама буенча карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International