Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгының йомгаклау коллегиясенә ММЧ аккредитациясе ачылды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 2022 елда Цифрлаштыру елы эше йомгаклары һәм 2023 елга планнар буенча  уртак йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.

Коллегия 14:00 сәгатьтә башлана, проектлар күргәзмәсе 13:00 сәгатьтән эшли. Коллегия тәмамлангач, матбугат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирү планлаштырыла.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен мәгълүматны E.belyakova@tatar.ru почта адресына җибәрүегезне сорыйбыз: басманың исеме, ФИО, вазифасы, паспорт белешмәләре һәм элемтә өчен телефон номеры.

Аккредитация өчен гаризаны 24 гыйнварда 16.00 сәгатькә кадәр бирергә кирәк.

Уздыру урыны: Казан, Спартак ур., 2 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International