МТС Казанның хоккей, волейбол һәм баскетбол матчлары уза торган спорт объектларында элемтә сыйфатын яхшыртты һәм интернетны тизләтте. Биналар эчендә яңа телеком-җиһазлар урнаштыру һәм тирә-юньдәге челтәрне модернизацияләү ярдәмендә җанатарлар, спорт чаралары вакытында тулы трибуналар булса да, уңайлы гына шалтырата һәм гадәти цифлы сервислардан файдалана ала.
«Ак Барс» матчлары уза торган «Татнефть-арена» - Татарстанның төп хоккей комплексы - тугыз меңгә якын кешене сыйдыра ала, янәшәдә җанатарлар өчен күп катлы паркинг урнашкан. Биналарның конструктив үзенчәлекләре аркасында, бина эчендә кәрәзле сигналның көче һәм тотрыклыгы җитәрлек түгел иде. Спорт сөючеләрне һәм тамашачыларны сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү өчен, МТС спорт комплексының барлык төп бүлмәләрендә челтәрне ныгытты, шул исәптән боз аренасы, трибуналар һәм спорт залларында. Техник эшләр нәтиҗәсендә операторның мобиль интернет тизлеге өчтән бер өлешкә артты.
"Казан - спорт башкаласы, биредә даими рәвештә төрле ярышлар һәм чаралар уза, татарстанлылар спорт белән актив шөгыльләнә, шулай ук матчларда катнаша һәм яраткан командаларына ярдәм итә. Март аенда «Татнефть-арена»да күптән көтелгән плей-офф уеннары башлана, ул вакытта стадион трибуналарында бер генә буш урын да калмый. Яңартылган челтәр белән җанатарлар, иң югары йөкләмәләр вакытында да, якыннарына шалтырата һәм алар белән мессенджерларда аралаша алачак, тамашачылар арасында югалып калмас өчен, туры эфирлар алып бара һәм онлайн режимда абонентлар белән уеннан алган тәэсирләре белән уртаклаша алачак, кафеда түли, атрибутика сатып алачак һәм уеннан соң такси чакыртачак. МТС югары тизлекле интернет ярдәмендә чараларны оештыручыларга тамашачыларның уңайлыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен сервислар кертү җиңелрәк булачак: онлайн-кассалар, акыллы видеоаналитика, интерактив мәгълүмат панельләре, шулай ук катнашучылар санын анализлау өчен Big Data технологияләрен куллана алачак", – диде Татарстанда МТС директоры Марат Шакиров.
Боз аренасыннан тыш, МТС «Баскет-холл»да, Казанның Идел буе районындагы «Волейбол үзәге»ндә өстәмә телеком-җиһазлар урнаштырган һәм LTE тизлеген арттырган.