Kazan Digital Week 2023 икенче халыкара форумы Казанда 20-23 сентябрьдә узачак. Бу хакта карарны бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Чара онлайн һәм оффлайн форматларда узачак.
Оештыру комитеты составына түбәндәгеләр керде: Алексей Песошин, ТР вице-премьеры - Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов. Оештыру комитетын Татарстан Республикасы Премьер-министры җитәкли.
Kazan Digital Week Беренче форумы 2022 елның сентябрендә узды. Аңа Россиянең төрле төбәкләреннән 80нән артык министр һәм йөзләгән эшкуар килде. 17,5 меңнән артык кеше катнашында 143 программа чарасы узды, форумның күргәзмә мәйданчыгында 133 оешма һәм компаниядән 222 продукция үрнәге тәкъдим ителде.