Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның РТРС телебашнясында архитектура-сәнгать яктырту сценарие эшлиячәк. Якты светодинамик тамашаны 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр күзәтергә мөмкин, ә 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә ул 01.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Россия төбәкләрендәге телебашняларга шулай ук бәйрәм утлары булачак. РТРС башняларында бәйрәм Яңа ел сценарийлары Благовещенск, Брянск, Воронеж, Грозный, Еатеринбург, Кострома, Назрань, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Пермь, Ростов-на-Дону, Саранск, Саратов, Тамбов, Туле, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә була. Останкино башнясы медиафасадында бәйрәм видеоролигы трансляцияләнәчәк.