Түбән Кама водоканалы суны контрольдә тоту өчен цифрлы системаны гамәлгә кертте

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

МТС Түбән Камада «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ өчен NB-IoT челтәре базасындагы техник чишелеш эшләде, ул реаль вакыт режимында ресурсларны контрольдә тоту системасын җайга салырга, шулай ук аварияләрне оператив рәвештә булдырмаска мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, предприятие инфраструктурага хезмәт күрсәтү чыгымнарын оптимальләштерүгә һәм клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга ирешкән.

"Без Түбән Кама халкын су белән өзлексез тәэмин итү максатында эшлибез, һәм МТС цифрлы технологияләре бу эштә безгә ярдәм итә. Су белән тәэмин итү челтәрләрендә аварияләрне ачыклау һәм бетерү өчен азрак вакыт сарыф ителә, процессларны автоматлаштыру чыгымнарны киметергә һәм энергия нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Безнең клиентлар да җиңә - водоканалны цифрлаштыруның файдасын челтәрләрдә авариялелекнең кимүе һәм су басымының тотрыклануы аркасында түбәнкамалылар сизә алачак",-дип сөйләде Түбән Каманың «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ генераль директоры Илдар Нуретдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International