Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча интерактив конкурска йомгак ясалды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Конкурс 7-11 сыйныф укучылары "Мин - мәктәп укучысы!" кушымтасында квест форматында үткәрелде. Кушымта кулланучылары интерактив серияне карадылар, сюжет геройларының карарлары һәм эшләре белән идарә иттеләр һәм баллар җыйдылар. Конкурста Татарстанның 10 меңнән артык укучысы катнашты.

Интерактив Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ, Татарстанның Цифрлы трансформация үзәге, шулай ук «Movika» ИТ-компаниясе ярдәме белән әзерләнде.

7-8 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

1 урын - Азоркина Анастасия, 169 нчы мәктәп;

2 урын - Хәкимов Самир, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "Адымнар-Түбән Кама" МББУ;

3 урын - Садыйкова Аделина, 3 нче урта мәктәп.

9-11 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

1 урын - Юлия Затеева, 25нче мәктәп;

2 урын - Ромашкина Дарья, 85нче мәктәп;

3 урын - Әхмәдиева Разилә, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының 10 нчы күппрофильле лицее.

Конкурста җиңүчеләргә бүләккә смартфон, Яндекс-станция һәм "Яндекс-дәреслек" киләсе елның февралендә тапшырылачак. Конкурста катнашучыларның барысы да электрон сертификат ала, аны «Мин - мәктәп укучысы!» кушымтасында йөкләп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International