Бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының 2022 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмәсендә Денис Улесов «ТР цифрлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәк билгесен алды. Бүләкне цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин тапшырды. Ул Денис Васильевичка Татарстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре үзәгенең генераль директоры вазифасында нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
Исегезгә төшерәбез, узган җомгада Татарстан Республикасының 2022 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында цифрлы трансформация җитәкчеләре рейтингында беренче урынны алуы билгеле булды. Республиканы беренче урынга чыгарган төп чараларда ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге актив катнашты.