Балалар иҗтимагый хәрәкәтләре активистлары технологияләрне үстерү проектларын тәкъдир иттеләр

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Бүген ИТ-паркта «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин "Балалар һәм яшьләр арасында цифрлы технологияләрне үстерү» (ОНЛАЙН-КУБ-Үсеш!) профильле секциядә катнашучылар белән очрашты.

Секция IX Татарстан Республикасының яшь гражданнары форумы кысаларында үткәрелде. Секциядә Казаннан, шулай ук Татарстанның 9 муниципаль районыннан: Түбән Кама, Лаеш, Арча, Мамадыш, Буа, Нурлат, Питрәч, Саба, Чистайдан яшь балалар хәрәкәте активистлары катнашты.

Рөстәм Һидиятуллин катнашучыларны сәламләп, министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре, цифрлаштыру темасы буенча яшь буын өчен үткәрелә торган конкурслар, шул исәптән «Бишне бир» технологик эшкуарлык буенча региональ проект турында сөйләде. Проект мәктәп укучылары өчен үткәрелә һәм 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын уздыру буенча чаралар планы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Министр урынбасарына секциядә катнашучыларның проектлары тәкъдим ителде: мәктәп укучылары һәм студентлар портфолиоларының бердәм цифрлы базасын булдыру, инфраструктураны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен калдыру мөмкинлеге булган интерактив карта эшләү һәм башкалар.

Рөстәм Һидиятуллин катнашучыларга һәр проект буенча юнәлеш бирде, аларны киләчәктә гамәлгә ашыру һәм монетизацияләү мөмкинлекләре буенча тәкъдимнәр бирде.

Чара «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International