Коммерцияле булмаган оешмалар табигать һәм техник фәннәре өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыруның чыгымнарын каплаучы субсидияләр алу конкурсында катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 9 декабреннән 2023 елның 10 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Конкурс коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.06.2021 № 438 карары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 05.12.2022 № п/333 боерыгы белән расланган табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыруга бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү өчен субсидияләр бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.
Субсидия алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенцифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына исемлек буенча документлар тапшырырга кирәк.
Документлар коммерциячел булмаган оешмалар тарафыннан кәгазьдә һәм электрон формада тапшырыла.
Кәгазьдә бирелгән барлык документлар ачык бастырылырган булырга тиеш. Кәгазьдә бирелгән гаризаларның барысы да номерланырга тиеш. Кәгазьдә бирелгән заявка коммерцияле булмаган оешманың вәкаләтле заты имзасы белән расланып, тегелгән булырга һәм заявканың арткы битендә битләрнең гомуми санын язып, печать куелырга тиеш (булган очракта). Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Кремль ур., 8.
Гаризалар кабул ителгәннән соң, ундүрт көн эчендә министрлык тапшырылган документларны карый һәм субсидия бирү яки субсидия бирүдән баш тарту турында карар кабул итә.