7 декабрь көнне ТР Дәүләт идарәсен цифрлынигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Кама Тамагы муниципаль районында булды. Министрның эш визиты муниципаль районда элемтә хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләсенә багышланды.
Визит кысаларында Кама Тамагы районының Балтач авылында цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча төзелгән 4G стандарт база станциясе эше башланды. Министрга урында интернет тизлеге тәкъдим ителде - районның җирле халкы катнашында видео-шалтырату оештырылды.
Аннары район хакимияте бинасында муниципалитет территориясендә элемтә хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә цифрлы үсеш министры урынбасарлары Илья Начфин һәм Альберт Яковлев чыгыш ясадылар, Татарстан республикасында цифлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программаны гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр.
Исегезгә төшерәбез, цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгълүмат инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2030 елга кадәр исәпләнгән федераль программаның операторы - «Ростелеком» ГАҖ.