Бүген Нурлат шәһәрендә ИТ-парк филиалын ачу тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин, "ИТ-парк "Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ директоры урынбасары Ләйлә Бикчәнтәева, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Заррина Сәйфетдинова катнашында узды.
Чара башланганчы кунаклар «Киләчәк» балалар иҗат үзәге эшчәнлеге белән танышты, аның мәйданында ИТ-паркның яңа филиалы урнашкан.
«Мин соңгы тапкыр Нурлатта 12 ел элек булганмын, бүген шәһәрнең ничек үзгәрүен күреп гаҗәпләндем. Биредә балаларның һәрьяклы үсеше өчен барлык шартлар да булдырылган. ИТ-парк белән хезмәттәшлек итү, аның филиалын булдыру өстәмә белем бирүдә яңа мөмкинлекләр бирәчәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Һидиятуллин.
Югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркы директоры урынбасары Ләлә Бикчәнтәева һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Заррина Сәйфетдинова тантаналы рәвештә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Балалар иҗат үзәге нигезендә ИТ-парк филиалын булдыру агымдагы елның апрель аенда TATAR HACK цифрлы чишелешләр эшләү буенча конкурс уздырганнан соң мөмкин булды. ИТ-парк филиалын ачу кысаларында конкурста катнашучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр. "ИТ-парк "Югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ директоры урынбасары Ләлә Бикчәнтәева Customer Development методикалары буенча мастер-класс үткәрде.