Министрлык, тармакның ведомство учреждениеләре һәм предприятиеләре вәкилләре rоррупциягә каршы тору өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр

2022 елның 2 декабре, җомга

1 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләрне һәм элемтә министрлыгы, министрлыкка караган оешмалар һәм өлкә предприятиеләре вәкилләре өчен «Яшьләр һәм коррупция» темасына интеллектуаль-күңел ачу уены (квиз) үткәрелде.

Чара 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган, шулай ук тармак предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре арасында хокукый аңны һәм хокукый культураны арттыру максатыннан үткәрелде. Әлеге форматтагы чара өченче тапкыр «Бирмәскә – алмаска!» Республика коррупциягә каршы яшьләр программасы вәкилләре катнашында уздырыла. Республика программасы эшчәнлеге Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Интеллектуаль-күңел ачу уенында катнашучылар коррупциягә каршы тору белән бәйле сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерә алды. Интеллектуаль-күңел ачу уенында җиңүне иң югары нәтиҗәләр күрсәткән Татарстан Республикасы КФҮ командасы яулады. Икенче урынны «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк «ИТ-парк» ДАУ һәм «Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге» ДКУ командалары бүлеште.

Катнашучылар коррупцияне профилактикалау темасын яктырту форматын уңай бәяләделәр, бу теманы уен һәм иҗади яктан өйрәнү җиңелрәк бара, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International