РТРС Казан телебашнясы Россиядә Информатика көнендә бәйрәм утларын кабызачак

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрьдә, Россиядә Информатика көнендә, Казанда РТРС телебашнясын Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы логотибы рәвешендәге бәйрәм иллюминациясе бизәячәк. Якты светодинамик тамашаны 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр күзәтеп була.

Белешмә өчен

1948 елның 4 декабрендә СССР Министрлар Советының алдынгы техниканы халык хуҗалыгына гамәлгә кертү буенча Дәүләт комитеты тарафыннан цифрлы электрон исәпләү машинасын уйлап табуны теркәгән. Проектның авторлары - СССР Фәннәр академиясенең техник фәннәр бүлеге буенча әгъза-корреспонденты Исаак Семенович Брук һәм аның хезмәткәре Бәшир Искәндәр улы Рәмиев. Шул мизгелдән илебездә электрон исәпләү техникасын, аннары информатиканы үстерү башланды. «Информатика» термины ике сүзнең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән - мәгълүмат һәм автоматика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International