3 декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, Казандагы РТРС телебашнясына Мәңгелек утны символлаштыручы архитектура-сәнгать яктыртуы кабызылачак. Георгий тасмасы фонында янып торган ялкын 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр күренәчәк.
Казан белән беррәттән Брянск, Воронеж, Грозный, Краснодар, Мурманск, Назрань, Нальчик, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Пермь, Самара, Саранск, Саратов, Тверь, Тула, Черкесск, Ярославль һәм башка бик күп шәһәрләр телебашнялары акциядә катнаша.