«Цифрлы һөнәрләр» каталогында ИТ белем бирү базары лидерларыннан 60тан артык курс бар

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның апреленнән «Цифрлы һөнәрләр» проекты кысаларында дәүләтнең финанс ярдәме белән өстәмә ИТ-белем бирү курсларына язылырга мөмкин.

Уку бәясенең 50-100 % дәүләт түли. Хәзерге вакытта «Цифрлы һөнәрләр» каталогында ИТ белем бирү базары лидерларыннан: Яндекс, Нетология, Geekbrains, Иннополис Университеты, ИТМО, Сбербанк университеты, 1С һәм башкалардан 60тан артык курс бар. Бу яңа белем алучылар өчен дә, урта белгечләр өчен дә курслар. Программалаштырудан тыш, бүтән ИТ белгечләр өчен курслар бар: рекрутерлар, дизайнерлар, маркетологлар.

«Цифрлы һөнәрләр» проекты 2021 елда Россия Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International