19 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне уңаеннан, РТРС телебашнясы илнең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда, архитектура-сәнгать яктырткычлары ярдәмендә ракетаның күтәрелүенә охшаган якты тамаша оештырачак.
Символик рәвештә ракетаны «очтыру» 19 ноябрьдә 18 сәгатьтән һәр сәгатьнең 00 минутында төн уртасына кадәр башкарылачак.
20 ноябрьдә «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы «Урманнарны саклыйк» бөтенроссия акциясенә ярдәм йөзеннән, Казандагы телевизион башняда яшел төстәге утны кабызачак. Светодинамик тамашаны 16 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр күзәтеп була.
Казан белән бергә Брянск, Воронеж, Кострома, Мурманск, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Чиләбе, Ярославль һәм башка шәһәрләрдә РТРС башнялары яшел төстә яктыртыла.
21 ноябрьдә, Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Казандагы телебашняга архитектура-сәнгать яктырту тематик сценариен кабыза. Якты динамик тамаша республикабыз халкын һәм кунакларын 16 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр сөендерәчәк.