РТРС «NATEXPO» халыкара күргәзмәсендә үзенең «РТРС.ПЛЮС» региональ тапшырулар өчен HbbTV/ОТТ-платформасын тәкъдим итә

2022 елның 18 ноябре, җомга

16 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр РТРС «NATEXPO 2022» теле-, радио-, интернет-тапшырулар һәм кино төшерү өчен профессиональ җиһазлар һәм технологияләр халыкара күргәзмәсендә үзенең «РТРС.ПЛЮС» региональ тапшырулар өчен HbbTV/ОТТ-платформасын тәкъдим итә. Стендта телевизор һәм планшетларда HbbTV/ОТТ платформасының сынау версиясе эше күрсәтелә.

Платформа интернетка тоташуы булган HbbTV стандартында эшләүчетелевизор хуҗалары өчен куллануга ачык булачак. 

РТРС генераль директорының идарә итү, эксплуатацияләү һәм челтәрне үстерү буенча беренче урынбасары Александр Золотов:

"Җирле ТВ" бүлегендә телевизор караучылар үз төбәгенең телеканалларын, шул исәптән муниципаль телеканалларын күрәчәкләр. Бу региональ тапшыруларга интернет-сервисларның тиз үсүе шартларында, аудиторияне саклап калырга һәм хәтта арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Свердловск өлкәсе пилот төбәк булачак. Алга таба проектка Россия Федерациясенең башка субъектлары да кушыла алачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International