Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Саба муниципаль районында булды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

16 ноябрьдә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинның Саба муниципаль районына эш визиты булды. Министрның сәфәре муниципаль районда элемтә хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләсенә багышланды.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында цифрлы үсеш министры Сатыш авылындагы музей-мәдрәсәдә булды, «SABA ROBOTICS» компаниясе эшчәнлеге белән танышты, ул робототехник чишелешләрне интеграцияләүне дәвам итә һәм технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру белән шөгыльләнүче «KUKA» компаниясенең сертификацияләнгән интеграторы булып тора. Шулай ук Айрат Хәйруллинга Саба районының күпфункцияле үзәге, ИТ-парк филиалы, шул исәптән «Saba Контроль» һәм «Sabaonline» онлайн платформаларын гамәлгә ашыруны һәм районның башка оешмаларының эш юнәлешләре тәкъдим ителде.

Шулай ук «Сабантуй» мәдәни-күңел ачу комплексына визиты кысаларында Саба муниципаль районында элемтә хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Докладлар белән Татарстан Республикасының циффрлы үсеш министры урынбасарлары Илья Начвин һәм Альберт Яковлев чыгыш ясадылар. Саба муниципаль районының мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы Марат Заһидуллин башкарылган эшләр турында хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International