«Мин - мәктәп укучысы» кушымтасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган интерактив бәйге башланды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бу гади сораулар гына түгел, ә чын квест - кушымта кулланучылары интерактив сериал карыйлар, сюжет геройларының карарлары һәм эшләре белән идарә итәләр, баллар җыялар.

Конкурс «Мин - мәктәп укучысы» (iOS һәм Android өчен ачык) кушымтасыннан файдаланучы 7-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган.

Интерактив Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ һәм Татарстан Цифрлы трансформация үзәге катнашында әзерләнгән.

Бәйге 15 ноябрьдә игълан ителде һәм 2022 елның 25 декабренә кадәр дәвам итә. Интерактив серияләрне карау, комиксларны уку һәм катнашучыларга биремнәрне үтәү өчен баллар бирелә.

Җиңүчеләр өчен призлар - беренче 3 урынга смартфон, Яндекс-Станция һәм «Яндекс-дәреслек»нең курслары, тагын 7 иң яхшы катнашучыга «Мин - мәктәп укучысы» фирма рюкзаклары һәм футболкалары. Катнашучылар рейтингынларын һәм үз балларын кушымтада күзә алалар. Җиңүчеләр 7-8 һәм 9-11 сыйныфларда аерым билгеләнәләр.

Сылтама буенча тулырак мәгълүмат - https://ya-shkolnik.tatar.ru/konkurs_bdd

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International