Якын Көнчыгышка Экспорт акселераторы – «Цифрлы чемпионнар мәктәбе» еллык программасы кысаларында үткәрелә торган белем бирү интенсивы, ул «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы технологияләр» төбәк проекты чарасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
2022 елда Программа Татарстан Республикасындагы Цифрлаштыру елына багышланган һәм ул перспективалы технологик бизнеска БГӘ, Согуд Гарәбстаны, Катар, Күвейт һәм Бәхрәйнның Халыкара базарларына чыгуга ярдәм итәчәк нәтиҗәле гамәли корал булырга тиеш. Акселераторның йомгаклау хисап чарасы - Demo Day – белем бирү программасын узган проектларның экспертлар, потенциаль партнерлар һәм инвесторлар алдында тәкъдим итүче соңгы питч-сессия.
Экспорт акселераторның анонсы Kazan Digital Week-2022 форумында узды. Стартта 150 дән артык гариза җыелды, шуларның 64 е читтән торып сайлап алынды. Сайлап алуда 41 команда катнашты, аларның экспертлары алдан 15 финалистны сайлады. 2022 елның 10 октябрендә белем бирү модульләре, Якын Көнчыгыш базары буенча тематик экспертлар белән шәхси консультацияләр, B2B-очрашулар башланды. Проектлар өчен акселераторда катнашу бушлай иде.