Казан тирәсендәге коттедж бистәләрендә телеком-инфраструктураны ныгыттылар. Мегафонның яңа база станцияләре Көек, Званка һәм Кощаковода урнаштырылды. Алар мобиль интернетның югары тизлеген һәм дистәләрчә мең җайланмаларның өзлексез эшләвен тәэмин иттеләр.
Шәһәр читендәге күчемсез милеккә ихтыяҗ елдан-ел арта, күпләр авыл җирләрендә яшәү турында хыяллана. Ихтыяҗларга карап, тәкъдимнәр арта — Татарстан башкаласыннан барлык юнәлешләрдә дә актив рәвештә йортлар төзелә. Шәһәр яны бистәләрен төзекләндерү өчен транспорт мөмкинлеге, газ, су булуы, шулай ук интернет челтәренә тотрыклы керү мөһим.
«Республика авыл территорияләрен комплекслы үстерү яклы, анда юллар һәм социаль инфраструктура объектлары белән беррәттән мобиль элемтә һәм интернеттан файдалану мөмкинлеге дә салына. Биредә яшәүчеләр өчен дә, шулай ук җирле производство һәм бизнес үсеше өчен дә телеком-хезмәтләр мөһим», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Әйтик, Сокуры авылы абонентлары ай саен 300 мең минутлап сөйләшеп, 20 терабайттан артык мобиль трафик сарыф итә. Моның кадәр күләм социаль челтәрдә җиде мең фото чыгарыр өчен җитә. Бер ел эчендә бу күрсәткеч өчтән бер өлешкә артты.
Яңа телеком-объектлар 1800 МГЦ диапазонында LTE ешлыкларын кабул итә. Аның киңәйтелгән каплау радиусы һәм бүлмәләргә югары үтеп керү дәрәҗәсе бар, уртача 30-50 Мбит/с йөкләү тизлеген тәэмин итә.