Бүген Россия стартаплар атналыгы кысаларында Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан ИТ-паркта Бизнес-инкубаторга 100-нче юбилей сайлап алу чарасы узды.
Экспертлар ролендә ИТ-эшкуарлар һәм ИТ-компанияләр җитәкчеләре: «Сколково» фондының төбәк үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Айгөл Шаһиәхмәтова; shtrafy-gibdd.ru компаниясенә нигез салучы Васил Зәкиев; Иннополис Университеты стартап бизнес-трекеры, маркетолог Мария Гусева; «Технаксис» компаниясенең хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча директор урынбасары Илдар Суфияров; UD Group, UDTX корпоратив венчур-билдеры CEO директоры Азат Гайнетдинов; «Cпутник» компаниясенең Co-founder һәм CEO директоры Илдар Гайн.
Нәтиҗәдә 13 проект сайлап алынды:
1. uTrip проекты - торакларны кыска вакыткы арендага бирүче компания белән идарә итү өчен комплекслы ERP система.
2. 2chargers проекты - шәһәрдә электромобильләр өчен барлык зарядка станцияләрен картада күрсәүче краудсорсинг платформасы.
3. «Пересвет» проекты - борчылу төймәсе һәм куркынычсызлык тәэмин итү төркеме белән туры элемтәле шәхси куркынычсызлык системасы.
4. «Клубок» проекты - чит ил кешеләре өчен Татарстан Республикасы территориясендә булганда, уңайлы шартлар тәэмин итүгә юнәлдерелгән мобиль кушымта.
5. Roomer проекты - торак комплексларын эксплуатацияләү белән идарә итү өчен ИТ-мәйданчык.
6. Cleanbotics проекты - тулысынча автоном идән юу роботы.
7. «Бон Рацион» проекты - сәламәт ризык китерү маркетплейсы.
8. Pel-meni проекты – ике минутта кайнар пилмәннәр бирүче дөньяда беренче вендинг аппараты.
9. «AR-сервис» проекты - технологик процесс белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасында җитешсезлекләрне оператив рәвештә төзәтү өчен, экспертларны ерактан тоташтырып, сервис хезмәте күрсәтү өчен өстәмә чынбарлык платформасы.
10. «Айтишникның унбер дусты» проекты - арадашчыларсыз авторлык һәм чиктәш хокуклар белән идарә итү платформасы.
11. «МыЧат» проекты - ата-аналар контроле кораллары белән тәэмин ителгән балалар һәм олылар өчен белем бирү контенты һәм кечкенә кулланучыларны кирәкмәгән йогынтыдан саклау өчен куркынычсыз онлайн платформа.
12. Автобил проекты - аукционда автомобиль эзләү һәм сатып алу системасы.
13. Stook проекты - фатирны ремонтлау өчен акыллы сервис
Бизнес-инкубатор резиденты статусы стартапларга тулы бер хезмәт күрсәтү комплексын бирә: ИТ-эшкуарлар өчен белем бирү һәм челтәр чараларында катнашу, грантлар һәм инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм итү, А класс офисында юридик һәм бухгалтерлык хезмәт, шулай ук Бизнес-инкубатор бинасы территориясендә юридик адрес.