МТС Татарстанның кече торак пунктларында челтәр үсеше турында хәбәр итә. Соңгы елда 4G МТС тиз йөрешле мобиль интернеты республиканың егерме ике авылында эшли башлады, шуларның унсигезендә күптән түгел тавыш элемтәсе генә булган иде.
"Белгечләр авыл халкының артуын соңгы еллар тенденциясе дип атый. Мәгълүматларны анализлау нигезендә безнең Big Data (челтәргә йөкләнеш, кулланучылар ихтыяҗлары һәм тәртибе, аларның күп санда туплану урыннары, территорияләрне үстерү планнары, транспорт һәм социаль инфраструктура һ.б.) челтәрне төгәл яхшыртырга ярдәм итә, шулай ук бу тенденцияне раслый. Татарстанда Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән районнары аеруча сизелерлек арта, моңа Казанга якын булу һәм күчемсез милеккә чагыштырмача түбән бәяләр ярдәм итә. Монда бик күп актив кулланучылар яши, шул исәптән дистанцион эшләүчеләр дә бар. Зур шәһәрләрдән ерак урнашкан бистәләрдә һәм авылларда мобиль интернет - еш кына «дөньяга тәрәзә» нең бердәнбер варианты, шуңа күрә биредә ышанычлы элемтә – инфраструктураның һәм уңайлы тормышның мөһим өлеше", - дип уртаклашты Татарстанда МТС директоры Марат Шакиров.
Татарстанда кече торак пунктларны һәм кечкенә авылларны мобиль элемтәгә һәм интернетка тоташтыру челтәрне үстерү буенча МТСның зур программасының бер өлешенә керә.