BRICS Skills Competition халыкара чемпионаты

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 1-6 ноябрендә BRICS Skills Competition халыкара чемпионаты узды. Чемпионатта Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка республикасы командалары катнашты. Чемпионатны оештыручылар - Кытай һәм Россия.

«Компетенцияләр төбәкара үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары «Мобиль робототехника» һәм «Мобиль кушымталарны эшләү» компетенциясе буенча ярышларда катнаштылар.

6 ноябрьдә онлайн ябылу тантанасы узды. Безнең студентлар югары нәтиҗәләр күрсәтте.
«Мобиль робототехника»
1 урын – Ясавиев Руслан, 3 курс студенты
2 урын - Иванова Софья һәм Ознобишина Дарья, 2 курс студентлары
3 урын - Сейдаметов Эльдар һәм Абдраков Айрат техникумның өстәмә белем бирү педагоглары

«Мобиль кушымталарны эшләү»
3 урын - Чийпеш Владислав, 4 курс студенты

МЦК-КТИТС вәкилләрен җиңүләре белән котлыйбыз!

Безнең укытучылар һәм студентлар БРИКС илләренең һөнәри белем бирү һәм укыту альянсы кысаларында ике чарада катнашачаклар:

21-27 ноябрь 2022 "Tvet Rising Star" студентлар лагере. 
2022 елның 16 ноябрендә Брикс Альянс укытучылары потенциалын ныгыту өчен вебинар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International