Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Ибн Хальдун университетның Попечительләр советы рәистәше, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Биләл Эрдоган катнашында танышу визиты узды.
Төркия делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Вәсил Шәйхразыев, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан һәм башка кунаклар озата йөрде.
ИТ-парк директоры Руслан Власов делегациягә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның инфраструктурасын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Шулай ук Кабан күле янында урнашкан ИТ-квартал составына керүче технопаркның инновацион мәйданчыгын булдыру тарихы турында сөйләде. "Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк 30 августта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә ачылды. Яңа технопарк «Спартак» фабрикасы урынында, өлешчә элеккеге бинадан файдаланып төзелгән. Бүген бу - ИТ-компанияләр, ИТ-җәмәгатьчелек һәм чиктәш өлкәләрдәге белгечләр өчен 49 меңлек инфраструктура мәйданы". - диде ул.
Танышу визиты кысаларында кунакларга шулай ук бинаның төп мәйданчыкларын, шул исәптән Идел буендагы иң зур «Киберпарк Арена» инновацион мәйданчыгы, балалар ИТ-паркы, стартап-проектлар үсеше мәйданчыгы - «Startup Hub» - тәкъдим ителде.