VK белән ICL Services берлектә төбәктә ИТ буенча кече һәм урта бизнес өчен беренче митап уздырачак

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

17 ноябрьдә Казанда беренче региональ «VKлючай ТЕХно» офлайн-митап үткәрелә. Чара Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында VK һәм ICL Services компанияләре ярдәме белән оештырыла.

«VKлючай ТЕХно» VK Tech, ICL Services экспертларын, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы һәм бизнес вәкилләрен берләштерәчәк. Алар цифрлы карарлар һәм болыт платформалары белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, продуктларны ничек тизләтергә, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм коллективны инновацияләрне гамәлгә кертүгә ничек итеп дәртләндерергә булу турындагы тәҗрибә белән уртаклашачаклар. Аерым алганда, «Самокат» экспресс-илтеп тапшыру сервисы эксперты ничек итеп, бизнес-процессларны эшне туктатмыйча һәм клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын киметмичә, уңышлы күчерергә кирәклеге турында сөйләячәк.

Катнашучылар корпоратив элемтә технологияләренең ничек үзгәрүен, бизнес үсешендә нинди хезмәтләр һәм ярдәм чаралары ярдәм итә алуын беләчәкләр. Митап бизнесны цифрлы трансформацияләүдә катнашучы ИТ-җитәкчеләргә, компанияләр хуҗаларына, белгечләргә һәм менеджерларга файдалы булачак.

Чарада катнашу бушлай, теркәлү сайт аша - https://biz.mail.ru/events/vk_workspace_conf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International