Саба муниципаль районында TATAR HACK узды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Байлар Сабасында Цифрлаштыру елы кысаларында TATAR HACK цифрлы карарларны эшләү буенча 21 нче республика конкурсы узды.

Анда районның 30 урта һәм өлкән сыйныф укучысы катнашты. Хакатон кысаларында ясалган проектларны Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка һәм «ИТ-парк» технопаркы директоры Руслан Власовка тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең жюри әгъзалары «Sport Life» һәм «Саба тур» проектларын иң яхшы дип тапты.

Командаларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! ИТ-паркның Саба мәйданчыгында проектларны үстерүдә уңышлы эш алып баруыгызны телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International