Татарстанда мәктәп укучылары РФ Цифрлы үсеш министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән VK һәм Ростелеком тарафыннан оештырылган платформа мөмкинлекләрен актив кулланалар. Бүгенге көндә мәйданга 1300дән артык республиканың мәгариф оешмасы тоташтырылган. Яңа уку елы башында мәйданнан файдаланучыларның гомуми саны узган уку елы ахырыннан 500 меңгә артты һәм 4 миллионнан артык кеше тәшкил итте.
«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы VK мессенджерында педагоглар, мәктәп балалары һәм аларның ата-аналарының үзара куркынычсыз чатларны кулланып аралашуын тәэмин итү максатыннан эшләнгән. Яңа уку елында компания, бердәм ябык контурда төп белем бирү сервислары арасында оператив рәвештә күчү өчен, РФ төбәкләрендә электрон журналлар һәм көндәлекләр белән интеграция буенча актив эш алып бара.
Татарстан Республикасы мәктәпләренең активлыгына өстәмә ярдәм максатыннан, «Сферум» командасыннан укытучылар өчен «Аралашу марафоны» акциясе үткәрелә. Катнашу өчен укытучыга VK укыту профилендә теркәлергә, мәктәп җәмгыятендә катнашучылар белән аралашырга, һәм продуктив аралашу өчен хезмәт мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. 3 этапта үткәрелә торган акция нәтиҗәләре буенча (11-31 октябрь, 1-30 ноябрь, 1-26 декабрь) иң актив катнашучылар ай саен призлар белән бүләкләнә:
- ТОП-15 укытучылар - шәхси куллану өчен смартфоннар;
- ТОП-6 мәгариф оешмасы - белем бирү процессы өчен ноутбуклар.