2022 елның 31 октябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко трансформация өчен җаваплы федераль һәм региональ хакимият органнары җитәкчеләре урынбасарлары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Сергей Козлов катнашты.
Чара барышында регионнардагы цифрлы трансформация җитәкчеләренең чираттагы рейтингы тәкъдим ителде. Округ регионнары арасында рейтингта Чуаш Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе иң яхшылары булды.
Массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне (сервисларны) федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә электрон форматка күчерү мәсьәләләре каралды. Юл-транспорт һәлакәтләрен полиция хезмәткәрләре катнашыннан башка рәсмиләштерү буенча электрон сервисны гамәлгә кертү («Европротокол онлайн») аерым каралды.
Моннан тыш, Россия Табигать министрлыгы ясалма интеллект технологияләрен федераль әһәмияттәге аеруча саклаулы табигый территорияләрдә эшкә кертү тәҗрибәсен тәкъдим итте.