23 октябрьдә Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк»технопаркы үзенең туган көнен билгеләп үтә! Технопарк коллективын әлеге күркәм бәйрәме белән котлыйбыз!
Оешма эшчәнлеге нәкъ 13 ел элек башланган. Югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру буенча дәүләт программасы кысаларында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр үсеше өчен беренче Россия мәйданчыгы - ИТ-парк Казан шәһәрендә ачылды.
Беренчеләрдән булып Петербург урамындагы ИТ-парк ачылды, 2012 елда – Чаллыдагы бүлекчә ишекләрен ачты. Агымдагы елның 30 августында Цифрлаштыру елы кысаларында Казанда яңа Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк ачылды.
Өч технопаркның гомуми мәйданы 104,3 мең кв. метр тәшкил итә. Бүгенге көндә аларда 466 резидент урнашкан, ләкин 2023 елга бу сан 756га кадәр күтәрелер дип көтелә. Шул вакытка 6 меңнән артык кеше җәлеп ителгән компанияләрнең планлаштырылган табышы 37 млрд сум тәшкил итәргә тиеш.
Бүген ИТ-парк - мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрнең инновацион тармагын үстерү өчен уникаль мәйданчык, ул заманча ИТ-инфраструктуралы тулы бер комплекстан тора: бизнес-инкубатор, эшлекле үзәк, ИТ-эшләнмәләр һәм интеллектуаль милек үзәкләре, уңайлы конференц-сервис, ИТ-отель, халыкара стандартлар буенча сертификацияләнгән Дата-үзәк.
Казан ИТ-паркының туган көнендә хезмәттәшләребезгә туктап калмыйча, яңа үрләргә ирешүләрен телибез! Уңышлар һәм чәчәк атыгыз!