20 октябрь көнне «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «Цифрлаштыру шартларында уку процессын трансформацияләү» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциядә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү системасының 50 дән артык педагогик хезмәткәре катнашты.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы директорының укыту эшләре буенча урынбасары Тимофеева О.С. мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Б.Ф. Габдрахманов конференциядә катнашучыларга Татарстан Республикасында цифрлы трансформация һәм уку процессында цифрлы платформалар куллану мөмкинлекләре турында сөйләде.
Конференциядә катнашучылар мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне, контент булдыру һәм аны дәресләрдә куллану өчен метод һәм формаларны куллануның актуаль мәсьәләләре, шулай ук хәзерге җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында хокукый белем һәм тәрбия бирүнең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар.