Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында ачык ишекләр көне

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

22 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе булачак абитуриентларны һәм аларның әти-әниләрен, шулай ук цифрлы өлкәдә өстәмә белем алу турындагы мәгълүмат турында белергә теләүче һәркемне чакыра, дип хәбәр итә техникум матбугат хезмәте.

Сез укырга кабул итү кагыйдәләре һәм шартлары белән танышырсыз, техникумда уку үзенчәлекләре һәм белгечлекләре турында белерсез, техникумда кызыклы экскурсиядә катнаша алырсыз һәм һөнәри осталык буенча Россия Федерациясе җыелма командасының тренировкалар полигонында булырсыз.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Бари Галиев ур., 3а йорт (Совет мәйданы тукталышы)

Белешмәләр өчен телефон: (843) 203-55-55 (өстәмә 204, 205)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International