Татарстан Республикасы телеүзәкләрендә профилактик эшләр узачак

2022 елның 14 октябре, җомга

17 октябрьдә 02.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының эре телеүзәкләрендә – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскта, Биләрдә (Зур Алан), Шәмәрдәндә, Әлмәттә (Миңлебай) – радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалау үткәрелә.

Объектларда эшләр барган вакытта цифрлы эфир телевидениесе, «ТНВ» ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләр программаларын трансляцияләү туктатылачак. Профилактик эшләр үткәрү графигын Смотрицифру.рф сайтының "Вакытлыча телерадиоканалларны сүндерү" бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм Телевизор караучы кабинетында (https://online.rtrn.ru/), шулай ук "Телегид" мобиль кушымтасында карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International